«Раштуа Укулары»
Узган атна ахырында Казан шәһәре Мәскәү районының 72нче гимназиясендә шушы исем астында мәктәп укучыларының VII фәнни-гамәли конференциясе узды.
Барлыгы оештыру комитетына республиканың 12 муниципаль берәмлегеннән 103 эш юлланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Катнашучылар 11-17 яшьлек кызлар-егетләр. Конференция эшендә Казанның 5 югары уку йортыннан укытучылар катнашкан.
Конференциядә түбәндәге секцияләр эшләгән :
• Физика һәм химия секциясе
• Биологии һәм география секциясе
• Математика секциясе
• Рус теле секциясе
• Мәгълүмати технологияләр секциясе
• Татар теле секциясе
• Тарих һәм җәмгыять белеме секциясе
• Инглиз теле секциясе
• Мәдәниятны өйрәнү секциясе
• Рус әдәбияты секциясе
• Әдәби-иҗади эшчәнлек секциясе