belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның өстәмә белем бирү хезмәткәре көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның өстәмә белем бирү хезмәткәре көне белән котлавы

8 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның өстәмә белем бирү хезмәткәре көне белән котлавы
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Яшь талантлар үстерүче кадерле остазларыбыз!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - өстәмә белем бирү укытучылары көне белән котлыйм. Сез дәресләрдән соң балаларыбызның тормышын мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итүче остазлар.

Көн саен, үз эшен яраткан 9 меңнән артык укытучы, ярты миллион яшь татарстанлы өчен яңа дөнья ача. Сез өйрәтеп кенә калмыйсыз – сез балаларда иҗат чаткысы, тикшеренү ялкыны кабызасыз.

«Иң яхшысы балаларга» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары кысаларында сезнең осталыгыгыз һәм максатчан эшегез нәтиҗәсендә Татарстан гаҗәеп зур нәтиҗәгә иреште - балаларыбызның 83%ы өстәмә белем ала. Бу сезнең «Кванториум» технопаркларында, «IT-куб» үзәкләрендә, мәктәп клубларында, театрларда һәм музейлардагы көндәлек хезмәтегез.

Сез һәр балага үзенең юлын табарга, сәләтен ачарга һәм үз-үзләренә ышаныч тудырырга ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегез – республикабыз өчен киләчәктә иҗади буын һәм новаторлар тәрбияләүгә инвестиция ул.

Битараф булмаганыгыз, иҗатыгыз һәм профессионализмыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барчагызга да сәламәтлек, илһам һәм яңа һөнәри үрләрне яулавыгызны телим!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.10.2025 - 18:58):https://belem.ru/node/9715