belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Төп дәүләт имтиханы гадиләштерелә

Төп дәүләт имтиханы гадиләштерелә

7 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Төп дәүләт имтиханы гадиләштерелә
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://magarif-uku.ru

Апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин X сыйныфка барырга җыенмаган IX сыйныф укучыларына Төп дәүләт имтиханында бары тик ике фәнне генә тапшырырга мөмкинлек бирә торган канунны имзалаган иде. Татарстан да бу имтиханны гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру эксперименты киңәйтеләчәк төбәкләрнең берсе булыр дип көтелә. РФ Мәгариф министрлыгы аны 2029 елга кадәр озайтырга һәм катнашучылар санын алты субъектка кадәр арттырырга ниятли.

Әлегә бу тәртип Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсендә гамәлдә иде. Әмма, Кравцов билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләрне объектив рәвештә бәяләү өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә тәҗрибәне озайту һәм аның географиясен киңәйтү турында да карар кабул ителде. Татарстаннан тыш, анда Ростов һәм Төмән өлкәләре дә катнашырга ризалык белдерде.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.10.2025 - 10:37):https://belem.ru/node/9713