Казанда «БиблиоОлимп. Россия» Бөтенроссия интеллектуаль уеннары үткәреләчәк
6 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе (Казан шәһәре, Х.Ямашев проспекты, 81 йорт) зур чарада катнашырга чакыра. 7 октябрьдә Казанда «БиблиоОлимп. Россия» Бөтенроссия интеллектуаль уеннарының беренче тур уены үткәреләчәк. Проект илнең 10 төбәгеннән мәктәп укучыларын берләштерәчәк. Интеллектуаль уеннар Татарстанда беренче тапкыр була, аларда республиканың илледән артык мәктәбе катнашачак. Уеннар программасында әдәби викториналар, иҗади дискуссияләр, эрудицияле көрәшләр.
Төбәк турнирларында җиңүчеләр Мәскәүдә суперфиналда очрашачак һәм «БиблиоОлимп. Россия»нең төп кубогы чен ярышачак.
Тулырак мәгълүмат рәсми сайтта: библиоолимп.рф.
