2008/2009 уку елында мәктәп укучылары олимпиадаларының региональ этабы
Агымдагы елның 12нче гыйнварыннан алып 8нче февраленә кадәр мәктәп укучылары төрле фәннәрдән мәктәп олимпиадаларында көч сынаша. Сынау Петровский бистәсендә урнашкан «Регина» кунакханә комплексы базасында уза.
Бүгенге көнгә сигез предметтан олимпиадалар тәмам. Сигез фәннән җиңүчеләр билгеле. Барлыгы исә ярышлар 20 юнәлеш буенча барачак: физика, немец, француз, инглиз телләре, физкультура, хокук, астрономии, экология, рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, тарих, биология, җәмгыять белеме, икътисад, химия, география, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм технология.
Мәктәп укучыларының россиякүләм олимпиадалары турындагы Нигезләмә буенча региональ этапларда муниципаль турда җиңү һәм призлы урыннар яулаган 9-11нче сыйныф укучылары катнашырга хокуклы, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.
Әлеге вакытка кадәр узган олимпиада нәтиҗәләре беркетелгән файлда бирелә.