belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы

27 Sep, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең җылы кулларыгыз һәм ачык йөрәкләрегез балаларыбызга бәхетле балачак бирә.

Сез балаларга зур тормышка беренче адымнар ясарга ярдәм итәсез. Аларны дус булырга, хыялланырга, яңа әйберләрне танып белергә өйрәтәсез, аларның талантларын ачасыз, характерларын формалаштырасыз. Нәкъ менә сез, баланың киләчәктә төзиячәк тормышына нигез саласыз.

Безнең кече тәрбиячеләр, пешекчеләр һәм башка хезмәт күрсәтүче персонал, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез һәм тирән ихтирамга лаек!

Без осталыклары белән югары дәрәҗәләргә ирешкән тәрбиячеләребез белән горурланабыз. Менделеевскиның «Яшь даһи» 12 нче номерлы балалар бакчасыннан Айгөл Хәлим кызы Корбановага аерым котлаулар! Ул Бөтенроссия конкурсында иң яхшы 15 тәрбияче исемлегенә керде! Сезнең казанышыгыз – республикабыз өчен горурлык!

Кадерле мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре! Сезнең һәр көнегез балаларның шат тавышлары, якты елмаюлары белән тулсын. Сезнең түземлегегез беркайчан да кимемәсен, ә иҗади илһамыгыз балаларның йөрәгенә яңа юллар табарга ярдәм итсен.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри уңышлар телим.

Бәйрәм белән!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.09.2025 - 19:50):https://belem.ru/node/9702