Россия мәктәбен үстерү планы расланган
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Президентның "Безнең яңа мәктәп” дигән инициативасын тормышка ашыру планын булдырды һәм тәкъдим итте. Бу турыда Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко хәбәр иткән.
"2009 елда әлеге инициатива кысаларында 7 юнәлеш буенча эш алып барылачак”, - диде ул.
Юнәлешләрнең беренчесе - педагогик һәм җитәкче кадрларның аттестациясе булачак. «Мәгариф” милли проекты кысаларында иң яхшы укытучыларның эшчәнлегенә бәя бирү тәҗрибәсе тупланды. Шул тәҗрибәгә игътибар итәргә кирәк, дип белдерде департамент директоры.
“Укытучыларны аттестацияләү эшендә дә җәмәгатьчелекне җәлеп итү механизмнарын, мөгаллимнәрнең эшчәнлеген бәяләү критерийләрен кулланырга кирәк", - дип саный Реморенко. Май аенда мәгариф системасы яңа вазыйфалар белән тулыланды. Мисал өчен, тьютер һәм мәгариф оешмасы диспетчеры. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россиянең Сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үсеш министрлыгына квалификацион характеристикаларны яңарту буенча тәкъдимнәр юлланган. Шулай ук 2005 елдан ук яңартылмаган гомуми, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасындагы квалификацион характеристикаларны үзгәртү эше алып барыла. Яңа квалификацион характеристикалар буенча укытучылардан түбәндәгеләрне таләп итәчәкләр: текст редакторлары, электрон таблица һәм электрон почта белән эшли алу.
Икенче юнәлеш - укытучыларның хезмәт хакын яңа система нигезендә түләү. Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы профсоюзлар белән берлектә Россия Федерациясе субъектларында мониторинг уздыра. Игътибар үзәгендә - регионнарның яңача хезмәт хакын түләү системасын кертү-кертмәүләре.
Өченче юнәлеш - “Россиянең Ел укытучысы” бәйгесе. Департамент директоры фикеренчә, әлеге чараны уздыру процедурасын җиңеләйтергә кирәк. Мәгълүм булганча, кайбер регионнарда сайлап алу туры шул дәрәҗәдә катлаулы уза ки, ярыш укытучыларны стресс хәленә китереп җиткерә. "2009 елда узачак конкурс укытучыларның стресска дучар булуын максималь рәвештә киметергә тиеш ", - дип ассызыклады ул.
Дүртенче юнәлеш - мәктәп эшенә башка өлкәдәге белгечләрне җәлеп итү. Алар укучы кызлар-малайларга булачак һөнәрләрен сайларга булышачак. Башка өлкә хезмәткәрләре мәктәптә төрле формада эшләргә мөмкин. Бу штат та була ала, икенче эш урыны яисә бушлай эшләү мөмкинлеге дә карала. Кайбер регионнарда IT-белгечләренең укучылар белән эшләү тәҗрибәсе бар икән. Өстәвенә, министрлык икътисадның төрле өлкәләрендә эшләүче белгечләренә мәктәптә эшләү өчен квалификация күтәрү һәм яңадан уку курсларын тәкъдим итә.
Бишенче юнәлеш - булачак мөгаллимнәрне әзерләү. "Булачак укытучылар стажировканы нәкъ менә инновацион мәктәпләрдә узарга тиеш. Бу эшкә методист буларак иң яхшы педагогларны да җәлеп итү мөһим, алар педагогик уку йортларын тәмамлаучыларга үз тәҗрибәләрен уртаклашыр иде, дип саный Реморенко.
Алтынчы юнәлеш - укытучыларның квалификацияләрен күтәрү механизмнарын яңарту.
Киләчәктә бюджет сертификатлар булдырылачак. Алар нигезендә квалификацияләрен күтәрү өчен педагог уку йортын үзе сайлый алачак икән.
Җиденче юнәлеш - яңа пенсион реформа. Реморенко сүзләренә караганда, укытучылар коллективы һәм мөгаллимнәр өчен махсус сайт ачылган. Биредә пенсия алуның төрле мөмкинлекләре бирелә. Шулай ук “Мәгариф һәм фән” исемле махсус пенсион фонд та булдырылган, дип хәбәр итә Игорь Реморенко.
Чыганак: window.edu.ru