«Иделем акчарлагы» язучылар бәйгесенә иҗади эшләр кабул ителә
17 Sep, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр үткәреләчәк.
Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр;
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр.
Бәйге номинацияләре:
- поэзия;
- проза;
- драма.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
«Проза» номинациясенә күләме 20 000, «Драма» номинациясенә 35 000 тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне http://idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 6 октябренә кадәр юллый аласыз.
Гран-при иясенә 10 000 сум күләмендә премия тапшырылачак.
