12 мәктәп Россиянең иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегендә

Татарстанның 12 мәктәбе Россиянең иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде. RAEX агентлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының конкурентлыкка сәләтлелеге буенча ил мәктәпләре рейтингын бастырды. Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илебезнең әйдәп баручы югары уку йортларына керүләре турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.
Топ-300гә Татарстанның 12 мәктәбе кергән:
- КФУның СУНЦ IT-лицее,
-2 нче номерлы лицей-интернат,
- 131 нче номерлы лицей,
- КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее,
- 26 нчы номерлы гимназия (Яр Чаллы),
- Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче номерлы гимназия,
- А.С. Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицей.,
- «Менеджер» 23 нче номерлы урта мәктәбе,
-7 нче номерлы лицей-интернат,
- 3 нче номерлы гимназия (Казан),
- 3 нче номерлы гимназия (Яшел Үзән),
- Инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18 нче номерлы урта мәктәп.
Җитәкчеләрне, педагогларны һәм укучыларны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз!
