“Кадет мәктәбе офицер-тәрбиячесенең һөнәри компетентлыгы”
20 Feb, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 24нче феврале – 6нчы мартында офицер-тәрбиячеләр өчен “Кадет мәктәбе офицер-тәрбиячесенең һөнәри компетентлыгы” исемле квалификация күтәрү курслары узачак. Укуларны Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты уздыра.
Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Биредә кадет мәктәбе тәрбия эшчәнлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итү, офицер-тәрбияче башкарган эшнең төп юнәлешләре һәм эчтәлеге, алар эшчәнлегендә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре, кадет мәктәбе шартларында тәрбия системасын модельләштерү юнәлешләре планлаштырыла дип хәбәр итә уку йорты.
Курс кураторы - Р.А. Билгильдеева, элемтә өчен телефон: (8843) 236-65-82.