Казан укучылары FIRA WorldRoboCup олимпиадасында уңышка иреште
24 Aug, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
Казан шәһәренең Идел буе районындагы 19 нчы номерлы гимназиядә укучы Фадеев Илья һәм Мөгыйнов Айдар 11 августтан 15 августка кадәр Көньяк Кореяда узган FIRA WorldRoboCup 2025 Халыкара робототехника олимпиадасының бронза призерлары булдылар.
Татарстан командасы Innovation & Business PRO категориясендә өченче урынны яулады. Аларның UniBase инновацион проекты белем бирү роботларын булдыру өчен универсаль платформа булып тора, ул прототиплар булдыруга вакытны һәм ресурсларны шактый киметергә һәм робототехникага белем бирү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.
Ярышларда 35 илдән килгән командалар катнашты. Егетләрне котлыйбыз, алга таба да күп уңышлар телибез!
