Быел Татарстанда 49 меңнән артык бала беренче сыйныфка бара
23 Aug, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
Яңа уку елында Татарстанда 49 меңнән артык бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта шулай дип белдерде.
«Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә 521 меңнән артык бала парта артына утырачак. Агымдагы елда 2448 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп һәм 611 урынга исәпләнгән өстәмә өч корпус файдалануга тапшырылачак», – дип өстәде ул.
