belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәп каникуллары графигы расланды

Мәктәп каникуллары графигы расланды

20 Aug, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Мәктәп каникуллары графигы расланды
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://www.gazeta.ru

РФ Мәгариф министрлыгы Россиядә чирек буенча эшли торган мәктәпләр өчен каникуллар буенча тәкъдимнәрне раслады.

Көзге каникулларны – 25 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр, кышын – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, язгы каникулларны – 28 марттан 5 апрельгә кадәр, ә җәйге каникулларны 27 майдан 31 августка кадәр планлаштырырга киңәш ителә.

Ведомство башлыгы Сергей Кравцов шулай ук уку елының агымдагы елның 1 сентябреннән киләсе елның 26 маена кадәр дәвам итәчәген искәртте. Каникуллар вакыты җиде көннән дә ким булмаска тиеш, диде министр.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.08.2025 - 10:57):https://belem.ru/node/9657