“Бишле”гә укучылар “хезмәт хакы” ала
23 Jan, 2009 Сылу 0
Калуга өлкәсе районнарының берсендә администрациясе башлыгы 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына һәм һөнәри училище уку алдынгыларына премияләр булдырган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган укучыларга 2000 сум, көмеш медаль ияләренә – 1000 сум каралган. Мондый укучыларның сыйныф җитәкчеләре дә игътибардан читтә калмый, аларга биреләчәк сумма күләме – 1000 сум.
Район һәм өлкә олимпиадалары җиңүчеләре дә премияләр алачак.
Чыганак: www.5ballov.ru