Мәктәп укучылары милли мираска караган IT-продуктлар җитештерәчәк

12-14 сентябрьдә Казан шәһәрендә төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар җыелачак. Алар өч көн дәвамында технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләячәк.
Әлеге Tatar.Бу хакатоны ТР Фәннәр Академиясе һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында үткәрелә.
Катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Бүләкләү фонды 600 000 сум тәшкил итә. Жиңүчеләр Kazan Digital Week форумында (Стартаплар аллеясы кысаларында) үз проектларын тәкъдим итә һәм шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.
Проектта 7-11 сыйныф укучылары, көллият һәм университет студентлары катнаша ала.
Гаризалар 3 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 4-6 сентябрьдә катнашучылар сайлау аша билгеләнәчәк. 12-14 сентябрьдә хакатон үткәреләчәк. 17-19 сентябрьдә җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнашачак.
Бәйгенең финалы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Конкурс материаллары рус һәм татар телләрендә кабул ителәчәк. Катнашу бушлай.

