Комендант сәгате
Санкт-Петербург шәһәрендә 16 яше тулмаганнарга комендант сәгате кертелгән. Хәзер балигъ булмаганнар әти-әниләреннән башка төрле клуб һәм күңел ачу үзәкләренә бару түгел, хәтта урамга да чыга алмый. Сүз әлбәттә билгеле бер вакыт аралыгы турында бара. Комендант сәгате кичке 11дә старт ала һәм иртәнге 6да үз көчен югалта. Мондый үсмерләр өчен штрафлар каралган. Билгеле, штрафны тотылган баланың әти-әнисе түлиячәк.
21нче гыйнварда Санкт-Петербург шәһәренең Закон чыгару собраниесе шундый законга кул куйган. Әлеге документ буенча 500 сумнан 1000 сумга кадәр шәхси штраф билгеләнгән. Хокук бозу очрагы янә кабатланган очракта, штраф күләме ике тапкыр арта. Яңа закон штрафны әти-әниләр, тәрбяигә алучылар гына түгел, балалар йортлары һәм башка төр оешма җитәкчеләренә дә түләтәчәк. Мондый затларга штраф күләме бермә-бер зуррак билгеләнгә: 1-5 меңнән 25 меңгә кадәр.
Чыганак: www.5ballov.ru