“Язгы шаярулар-2009”
Быел 21нче-25нче март көннәрендә Казан шәһәрендә “Язгы шаярулар-2009” («Весенние выкрутасы – 2009») исемле балалар һәм яшьләр иҗаты халыкара конкурс-фестивале узачак. Ярышта 9-25 яшьлек катнашучылардан төзелгән командалар катнаша ала.
Чараны оештыручылар арасында Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, Казан шәһәренең Мәскәү районы администрациясе бар. Төп максат - үзешчән вокаль һәм хореографик хәрәкәтне, мода театрын үстерү, Россия, Татарстан һәм чит илләрнең иҗат коллективлары казанышлары белән уртаклашу-тарату. Конкурс милли мәдәният гореф-гадәтләрен саклауга, иң шәп иҗат коллективлары мисалында эстетик зәвык формалаштыруга, иҗади коллективлар һәм аларның җитәкчеләре арасындагы һөнәри һәм мәдәни элемтәне ныгытуга, коллективлар сайлаган репертуар һәм катнашучыларның башкару сыйфатын, ә педагог һәм коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын һәм иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән.