Югары хәрби уку йортларының яңа челтәре булдырыла
Россия Оборона министрлыгы югары хәрби уку йортларының яңа челтәрен булдырырга планлаштыра. Ул 16 үзәктән торачак, дип хәбәр иткән Оборона министры урынбасары армия генералы Николай Панков.
"Хакимиятнең 2008 ел декабрендә кабул иткән соңгы карарлары буенча хәрби мәгариф системасы өч югары хәрби укыту фәнни үзәгеннән, 11 академия һәм ике университеттан торачак,” - дигән Панков.
Әйтик, 2013 елда әлеге планнан өч хәрби үзәк, алты академия һәм бер университет инде сафка басачак. Алар составына структур бүлекләр хокукында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының бүгенге барлык 64 югары хәрби оешмасы да керәчәк.
Оборона министрлыгының яңа укыту үзәкләре хәрбиләрдән кала, гади гражданнарны да укытачак, дип белдерә Панков. Шулай ук үзәкләр чакырылышка кадәрге әзерлек, һөнәри сержантларны әзерләү һәм хәрби булмаган белгечлекләр буенча офицерларны яңадан укыту белән дә шөгыльләнәчәк.
Чыганак: window.edu.ru