belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бу атнада «Елмай» паркында нинди чаралар була?

Бу атнада «Елмай» паркында нинди чаралар була?

7 Jul, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Бу атнада «Елмай» паркында нинди чаралар була?
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

9 июльдә 18:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркында «Ата-аналар нәрсә турында сөйләшә?» клубының очрашуы була. Анда катнашучылар балаларны уку белән ничек мавыктырырга икәнен беләчәк. 

Спикер күп балалы әни, балаларны укыту буенча белгеч, ТР Милли китапханәсе хезмәткәре һәм балалар китап клубларының алып баручысы Наталья Бородина булачак.

Әти-әниләр балаларына китап сайлау буенча киңәшләр ишетәчәк. Наталья Бородина шулай ук балалар укудан баш тартса, нишләргә кирәклеге турында да сөйләячәк.

Катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://elmaypark.timepad.ru/event/3446709

12 июльдә исә яшүсмерләр өчен сәнгать базары ачыла. Анда яшь казанлылар иҗади эшләрен тәкъдим итә һәм сата алачак.

Яшь рәссамнарның сәнгать продуктларына һөнәри осталар бәя бирәчәк һәм сәнгать дөньясында алга таба үсеш булсын өчен теләк-тәкъдимнәрен әйтәчәк. Шулай ук базар мәйданчыгында иҗат белгечләре белән «Иҗади һөнәрне ничек башлап җибәрергә?» темасына диалог була, дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар дирекциясе.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.07.2025 - 19:56):https://belem.ru/node/9610