Балтач районы Прокуратурасы ГОСТ таләпләрен үтәмәгән автобусларны тыйды
Балтач районы Прокуратурасы Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы” Федераль законының таләпләре үтәлешен тикшергән. Игътибар үзәгендә - балаларны йөртүче автобуслар, аларга закон тарафыннан куелган таләпләрнең үтәлү-үтәлмәве. Тикшерү барышында күптөрле закон бозу очраклары ачыкланган.
Мисал өчен, Пыжмара һәм Нөнәгәр урта гомуми белем бирү муниципаль оешмаларына балаларны йөртү өчен бирелгән КАвЗ маркалы автобуслар ГОСТ таләпләренә туры килми. Автобусларның йөрү тәртибе, расланган мәктәп маршруты паспортлары юк. Ишекләре ябылып бетмәгән очракта хәрәкәт итүне тыючы җайланма һәм хәрәкәт тизлеген тыючы билгеләр булмавы да ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый.
Таләпләрне өлешчә үтәмәгән очраклар да теркәлгән. Сүз Кече Лызи һәм Түнтәр урта мәктәпләре автобуслары турында бара.
Закон төзек булмаган транспорт куллануны тыя. Мондый автобуслар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына яный. Юридик затлар мәктәп автобусларының техник яктан төзек булуын тәэмин итәргә тиеш. Бу мөмкин булмаганда, алар мондый траспортның юл хәрәкәтендә катнашуын тыярга бурычлы.
Нәтиҗәдә, район прокуратурасы судка иск гаризалар юллый. Соңгысы әлеге автобусларны кулланыштан төшереп калдырырга карар кыла, диелә Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтында.