belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты укырга чакыра

Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты укырга чакыра

24 Jun, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты укырга чакыра
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kpfu.ru/engineer

PDF icon МЕХАТРОНИКА ҺӘМ РОБОТОТЕХНИКА
PDF icon ПРОГРАММ ИНЖЕНЕРИЯ
PDF icon ИННОВАТИКА

Казан (Идел буе) федераль университетының Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра. 

Институтта робототехника һәм ясалма интеллект, ясалма интеллект һәм когнитив системалар төзүче, инноватика һәм махсус робот техникасы профильләре буенча белем алырга һәм заманча технологияләр өлкәсендә белгеч дипломы алып чыгарга мөмкин. 

Сайлау мөмкинлеге булган программа курслары кысаларында студентка булачак тимлидлар өчен менеджмент мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк. Әгәр сез техлид булырга ниятлисез икән, ул вакытта альтернатив рәвештә робототехника һәм роботлаштырылган системаларны программалау детальләрен тирәнтен өйрәнергә мөмкин.

Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты студентлары уку процессында үз белемнәрен гамәлгә ашыралар һәм институтның индустриаль партнерлары белән берлектә реаль проектларда практик күнекмәләрен камилләштерәләр.

Төп дисциплиналар:

  • ROS, MatLab, Simulink программалау
  • һәм машина ярдәмендә өйрәтү
  • Катлаулылык теориясе
  • BigData һәм DataMining нигезләре
  • Нейрочелтәрләр, генетик алгоритмнар һәм анык булмаган логика
  • Исәпләү системалары, челтәрләр һәм телекоммуникацияләр
  • Программ инженерия
  • Эволюцияләнә торган исәпләү системалары
  • Мәгълүмат һәм кодлау теориясе
  • Параллель, таратылган һәм векторлы исәпләүләр
  • Ясалма интеллектның генератив текст һәм видеографик модельләре
  • Мәгълүматны саклау һәм блокчейн-технологияләр
  • Компьютер лингвистикасы һәм семиотика һ.б.
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 17.07.2025 - 15:15):https://belem.ru/node/9596