«Алтын каләм» бәйгесенә йомгак ясалды

18 июньдә балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты Республика фестивале «Алтын каләм – 2025» бәйгесенә йомгак ясалды. Ул быел 29 нчы тапкыр уздырылды. Лаеклылар, ниһаять, күптән көтелгән дипломнарын, бүләкләрен алды.
Быел бәйгегә барлыгы 356 гариза җибәрелгән, шуларның 67се финалга узган. Моңа кадәр катнашучылар белән онлайн-дәресләр үткәрелгән, өй эшләре дә бирелгән. Ә 14-17 июньдә яшь журналистлар «Волга» яшьләр үзәгендә көч сынашты. Эшләр сигез юнәлеш буенча бәяләнде: рус телендә басма журналистика, татар телендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Һәрбер юнәлешнең үз остазы бар иде.
Финалга узган 67 бала 21 муниципаль районнан җыелган. Иң күп катнашучылар шушы төбәкләрдән: Казан – 16, Арча – 15, Чүпрәле – 7, Яшел Үзән – 5, Чистай районыннан – 4 бала.
Түбән Камадан Хайброва Альмира төп бүләккә – Гран-при һәм КФУның медиа бүлегендә уку мөмкинлегенә ия булды.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге: https://yalkyn.ru/news/bu-tema/altyn-kalam-2025-baigesenda-kem-inde
