belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен үз хисапларына кабул итә

Югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен үз хисапларына кабул итә

16 Jun, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен үз хисапларына кабул итә
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары бюджет урыннары җитмәгән очракта мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны үз хисапларына кабул итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.

Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары дүрт ел дәвамында Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукын бирә.

«Әйдәп баручы югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүчеләрне үз акчаларына ала, чөнки алар – иң сәләтле егетләр, кызлар, мәктәпне тәмамлаучыларның иң талантлылары. Быел да без бу эшне нәкъ шулай оештырырбыз дип уйлыйм», – диде министр.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.06.2025 - 10:19):https://belem.ru/node/9588