«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этаплары тәмамланды

2025 елның апреленнән май аена кадәр җиде муниципаль берәмлектә Татарстанда халык иҗаты өлкәсендә балалар сәләтен ачыклауга һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән «Без бергә» республика фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Чарада республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1350 дән артык укучы катнашты.
Әлеге фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында укучыларның сәләтен үстерүгә, шулай ук югары әхлаклы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Конкурс сынаулары халык вокалын, хореографияне, уен кораллары ансамбльләрен, сәнгатьле укуны һәм театр иҗатын үз эченә алды. Шулай ук иҗади гаиләләр һәм остазлар династияләре өчен махсус номинацияләр дә бар иде.
Зона этабында җиңүчеләр 2 июньдә башлана торган республика этабында катнашачак.
