belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан укучылары химия буенча Халыкара олимпиадада ике алтын медаль яуладылар

Татарстан укучылары химия буенча Халыкара олимпиадада ике алтын медаль яуладылар

16 May, 2025 Раил Гатауллин 0
Татарстан укучылары химия буенча Халыкара олимпиадада ике алтын медаль яуладылар
Дөньяда
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

Химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасында Россия командасы составында Татарстан укучылары ике алтын медаль яуладылар. Җиңүчеләрне каршыларга һәм котларга Казан аэропортына ата-аналар һәм чемпионнарның укытучылары, аларның сыйныфташлары, шулай ук ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин килде.

Ул аларны җиңүләре белән котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ата-аналарга һәм чемпионнарның укытучыларына уңышларына өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Химия буенча Халыкара Менделеев Олимпиадасы Бразилиядәге Белу-Оризонти университетында тәмамланды. Россия Федерациясе командасыннан барлык 10 бала да алтын медальләр яулады.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.05.2025 - 08:40):https://belem.ru/node/9557