belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бөтенроссия «Каһарман» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе

Бөтенроссия «Каһарман» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе

7 May, 2025 Раил Гатауллин 0
Бөтенроссия «Каһарман» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-congress.org/

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия «Каһарман» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесен игълан итте.

Конкурсның максаты: педагогик хезмәткәрләрне татар халкы вәкилләре арасыннан Бөек Ватан сугышы геройларына һәм махсус хәрби операция барышында әлеге исемгә лаек булган Россия Федерациясе Геройларына багышланган татар телендә сыйныфтан тыш чаралар уздыруга стимуллаштыру.

Конкурста башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган Россия Федерациясе оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала - яшь һәм педагогик стаж буенча чикләүләр юк.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

  1. 2025 елның 1-20 мае – magarif.komitet@gmail.com электрон почта адресына гаризалар кабул итү;
  2. 2025 елның 21 маеннан 5 июненә кадәр – конкурсның эксперт комиссиясе эше;
  3. 2025 елның 13 июненә кадәр – конкурска нәтиҗәләр ясау.

2025 елның 16 июненә кадәр Конгрессның рәсми сайтында конкурс нәтиҗәләре урнаштырылачак.

Тулырак мәгълүмат - Нигезләмәдә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.05.2025 - 08:40):https://belem.ru/node/9548