belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > XXXI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле

XXXI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле

3 May, 2025 Раил Гатауллин 0
XXXI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tat-i.net/tt/

Татнетны үстерү фонды үзенең рәсми сайтында XXXI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләрен игълан итте. 

2025 елның апрель аенда үткәрелгән әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп 1879 гариза кабул ителгән. Проектта катнашучылар 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә үзләре укыган әдәби әсәрләрдән/китаплардан #ӘдәбиМарафон хэштегы белән 35 меңнән артык өзек урнаштырганнар.

Проектта Италия белән Төркиядән, Россиянең 21 төбәгеннән, Татарстанның 42 районыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашты - 1600 дән артык китап укучы XXXI #ӘдәбиМарафон проектының финалисты/җиңүчесе булуга ирешкән.

Финалистлар һәм җиңүчеләр исемлеге белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://tat-i.net/tt/finalistlar-31.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.05.2025 - 21:00):https://belem.ru/node/9544