Ульяновск һәм Татарстан автоном учреждениеләр ачу тәҗрибәсе белән алмашты
Татарстан башкаласына автоном мәгариф учреждениеләр ачу тәҗрибәсе белән алмашу кысаларында Ульяновск делегациясе килде.
Делегация составына Ульяновск мэры урынбасары И.Мельников һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Соломенко кергән.
Визит вакытында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин кунакларны республикада автоном учреждениеләр ачу өлкәсендәге проблемалар һәм үзенчәлекләр белән таныштырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Урта һөнәри белем бирү буенча автоном учреждениеләр булдыру мәсьәләсен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов ачты. Делегация гомуми белем бирү идарәсе эшләре, Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерү өстенлекләре белән танышты һәм Казанның Яңа Савин районы 414нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, Идел буе районының 19нчы гимназиясендә булды.
Ульяновск мэры урынбасары Мельников әлеге учреждениеләрдә эшне оештыру дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте. Республиканың мәгарифне үстерү өлкәсендә күп кенә өстенлекле юнәлешләрдәге тәҗрибәсен исәпкә алып, ул киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү теләге белдерде.
Чыганак: «Татар-информ»