belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Ялкынлы йөрәкләр» («Пламенные сердца») иҗади бәйгесенә эшләр кабул ителә

«Ялкынлы йөрәкләр» («Пламенные сердца») иҗади бәйгесенә эшләр кабул ителә

11 Apr, 2025 Раил Гатауллин 0
«Ялкынлы йөрәкләр» («Пламенные сердца») иҗади бәйгесенә эшләр кабул ителә
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://ano-sc.ru/

«Ялкынлы йөрәкләр» иҗади бәйгесенә эшләр кабул ителә, бу турыда "Компетенцияләр мәктәбе" автоном коммерцияле булмаган оешмасының рәсми сайтында игълан урнаштырылган.

Конкурс патриотизм тәрбияләүгә, Россиянең тарихи үткәненә һәм мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә, мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм балалар иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурсның бурычлары:

  • Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәткәрләренең батырлыкларына игътибарны җәлеп итү.
  • Ватан тарихын өйрәнү белән кызыксынуны үстерү.
  • Яшьләр арасында волонтерлыкны популярлаштыру.
  • Укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
  • Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту.

Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Тулырак мәгълүмат һәм конкурсның нигезләмәсе "Компетенцияләр мәктәбе"нең рәсми сайтында: https://ano-sc.ru/node/54.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 13.04.2025 - 13:15):https://belem.ru/node/9522