belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан татар теле буенча 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте

Татарстан татар теле буенча 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте

10 Apr, 2025 Раил Гатауллин 0
Татарстан татар теле буенча 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

Татарстан федераль исемлеккә тагын 31 татар теле һәм әдәбияты дәреслеген кертергә тәкъдим итте.

«Яңа дәреслекләр һәм уку әсбаплары эшләү дәвам итә. Быел федераль исемлеккә кертү өчен тагын 31 дәреслек каралыр дип өметләнәбез, - дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Поминов сүзләренчә, ел саен мәктәпләргә 1-11 сыйныф дәреслекләре бирәләр. Былтыр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын 26 дәреслек җибәрелде.

Республика мәктәпләрендә биш телдә - рус, татар, чуаш, удмурт, мари телләрендә белем бирү һәм тәрбия бирү оештырылган.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.04.2025 - 13:37):https://belem.ru/node/9521