belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» республика бәйгесенә фәнни-иҗади эшләр кабул ителә

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» республика бәйгесенә фәнни-иҗади эшләр кабул ителә

3 Apr, 2025 Раил Гатауллин 0
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» республика бәйгесенә фәнни-иҗади эшләр кабул ителә
Игълан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://kpfu.ru

PDF icon МӘГЪЛҮМАТИ ХАТ

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәктәп укучыларын һәм студентларны «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» республика бәйгесендә катнашырга чакыра. Әлеге бәйге Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 16 апрельдән алып 23 апрельгә кадәр талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру максаты белән оештырыла.

Номинацияләр:

  1. «Без – Тукайлы халык» («Мы – народ с Тукаем») (татар студентлары һәм укучылары сәнгатьле итеп татар телендә Г.Тукай шигырьләрен укыйлар);
  2. «Татар теле – күңелем теле» («Татарский язык – язык души моей») (чит ил студентлары һәм укучылары сәнгатьле итеп татар телендә Г.Тукай шигырьләрен укыйлар);
  3. «Тукай моңы – җиһанда» («Тукай – во Вселенной») (Г.Тукай шигырьләрен дөньядагы илләр телләренә тәрҗемә итү);
  4. «Тукай – безнең күңелләрдә» («Тукай – в душе нашей») (студентлар һәм укучылар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрне укыйлар);
  5. «Г.Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» («Мой взгляд на творчество Г.Тукая» (Г.Тукай иҗаты белән бәйле фәнни-тикшеренү эшләре).

Конкурска эшләр 2025 елның 16 апреленә кадәр konkurs.tukay@mail.ru электрон почта адресына кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.04.2025 - 12:30):https://belem.ru/node/9514