belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

27 Mar, 2025 Раил Гатауллин 0
Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

Бүген «Корстон» мәдәният комплексында Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтае узды.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән әлеге корылтайда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Чыгышы алдыннан Марат Әхмәтов язучылар берлеге әгъзаларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укыды. Республика Язучылар Берлеге эшчәнлеген югары бәяләп, Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе исеменнән язучылар оешмасына рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, язучыларга активрак эшләргә, мәктәпләргә ешрак барырга, басылып чыккан китаплар санын арттырырга киңәш итте. 

Әлеге корылтайда Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. 194 тавыштан 167 кеше Ркаил Зәйдулла өчен тавыш биргән.

Ркаил Зәйдулла каләмдәшләренә ышаныч белдерүе өчен рәхмәт әйтте hәм яңа идарә составын тәкъдим итте. Идарә составында үзгәрешләр бар. Ркаил Зәйдулла идарә составын яшәртергә тырышуына басым ясады.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.03.2025 - 07:57):https://belem.ru/node/9506