belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанда татар теленнән имтихан сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан

Татарстанда татар теленнән имтихан сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан

25 Mar, 2025 Раил Гатауллин 0
Татарстанда татар теленнән имтихан сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

Татарстанда туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын сайлаган чыгарылыш укучылары саны арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«3 июньдә татар теленнән имтиханны 34 укучы тапшырырга планлаштыра, 9 июньдә бер чыгарылыш сыйныф укучысы татар әдәбияты имтиханына киләчәк», - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин ачыклык керткәнчә, Казанда татар теленнән имтиханны 22 кеше сайлаган. Бу имтиханны Түбән Кама, Биектауда өчәр, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарында берәр кеше тапшырачак.

«Чаллының 37 нче мәктәбендә укыган бер чыгарылыш сыйныф укучысы татар әдәбиятын тапшырачак», - дип ассызыклады министр.

Узган ел сигез укучы татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган булган.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.03.2025 - 13:49):https://belem.ru/node/9504