belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уза

Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уза

24 Mar, 2025 Раил Гатауллин 0
Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уза
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

24-29 март көннәрендә Татарстан башкаласында, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы узачак.

«История с продолжением» исемле балалар китабы атнасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Балалар китабы атналыгы кысаларында Республика балалар китапханәсе тарафыннан киң мәдәни программа әзерләнгән, анда танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашулар, мастер-класслар һәм укучылар өчен танып белү диалоглары, викториналар һәм фильмнар күрсәтү каралган.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.03.2025 - 01:02):https://belem.ru/node/9503