belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә

Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә

18 Mar, 2025 Раил Гатауллин 0
Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru/

24 мартта Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче  чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. 

Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр 2 сәгать Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.

Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, “Казан шәһәренең ел укытучысы - 2024” конкурсы призеры, “Иделем Акчарлагы - 2018” яшь язучылар бәйгесенең “Поэзия” номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укытачак. 

Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт.

Узган ел татар телен өйрәтү буенча 8 курс оештырылды. Үткән курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Язгы курсларда да алдынгы укучылар билгеләнәчәк. 

Курска язылырга теләүчеләр өчен сылтама: https://forms.gle/qe15Gs1Mvg9v7E886

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.03.2025 - 19:44):https://belem.ru/node/9497