belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

8 Mar, 2025 Раил Гатауллин 0
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле хезмәттәшләр !

Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Балалар белән эшләү җаваплылыгының зур өлешен күп вакытта нәкъ сез үз өстегезгә аласыз. Яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүдә  сезнең өлешегез чиксез зур.

Сезгә ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, шатлык-куанычлар телим. Күңелегездә һәрчак яз, өегездә җылылык һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.03.2025 - 09:23):https://belem.ru/node/9487