«Иң яхшы мәктәп матбугат чарасы (басмасы)” бәйгесе
М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Журналистика факультеты Россия журналистлар союзы һәм Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, ЮНЕСКО ярдәмендә эшләүче Вакытлы матбугат нәшер итүчеләр гильдиясе белән берлектә мәктәп укучылары өчен бик кызык чара оештыра. Сезнең мәктәптә дә газета чыгадыр. Бәлки радио эшлидер? Конкурс кысаларында редакцион һәм шәхси номинацияләр булдырылган.
Редакцион номинацияләр:
Гран-при
Беренче урын
Икенче урын
Өченче урын
Шәхси номинацияләр:
Иң яхшы яшь хәбәрче
Иң яхшы яшь фотохәбәрче
Иң яхшы яшь редактор
Иң яхшы яшь дизайнер
Иң яхшы мәктәп массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе
Бәйгедә елына кимендә ике тапкыр чыга торган мәктәп басма һәм электрон чаралары кабул ителә. Тагын бер шарт - мәктәп мәгълүмат чарасының иң азы бер еллык тарихы булырга тиеш. Редакция җитәкчесе укучы да, мөгаллим дә булырга мөмкин. Шәхси номинацияләрдә урта гомумбелем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары һәм төп редакцион конкурска тәкъдим ителгән басма авторлары гына катнаша ала.
Конкурс ике турда узачак: читтән торып һәм редакцион тур.
Читтән торып уза торган этапка 15нче гыйнвардан 15нче мартка кадәр мәктәп басмасының 2008 елда чыккан номерларын юлларга кирәк (иң күбе 5 номер). Адресы: 125009, Мәскәү, Моховая ур., 9нчы йорт, “Мәктәп мәгълүмат чаралары конкурсы” тамгасы белән; электрон почта аша да җибәрергә мөмкин: mediaschoolmsu@yandex.ru.
Беренче турда җиңү яулаганн катнашучылар бәйгенең киләсе - редакцион этабына юллама алачак. Ул Мәскәү дәүләт университетының Журналистика факультетында 15-30нчы мартта узачак. Сынау әңгәмә формасында оештырыла. Очрашуга яшь журналистлар белән бергә мөгаллим-кураторлар да килергә тиеш. Тулырак мәгълүмат белән танышасыгыз килсә http://www.journ.msu.ru/?chp=pages&id=375&folder_id=210 сылтамасына рәхим итегез.