«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү башланды
6 Feb, 2025 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак.
Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр
Бәйгенең номинацияләре:
- ▫поэзия;
- ▫проза;
- ▫драма.
Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
«Проза» номинациясенә күләме 20 000, «Драма» номинациясенә 35 000 тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юллый аласыз.
Элемтә өчен контактлар: 8 (843) 528-28-22, mc-idel@yandex.ru.
