Экскурсовод буласың киләме?
В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультеты укыту үзәге үзенчәлекле түләүле курсларга тыңлаучылар җыя. Максат - “Универсиадага таба”, “Татарстанның энҗе муенсасы”, “1000 еллык Казан тарихы һәм архитектура һәйкәлләре” туристик маршрутлары буенча квалификацияле экскурсоводлар әзерләү.
КДУ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, курсларга язылганнарга әйдап баручы белгечәләр: тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, сәнгать белгечләре, экскурсоводлар 80 сәгать дәвамында белем бирәчәк. Экскурсияне ничек оешытру, аны уздыру серләр, Татарстан тарихы һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр белгечләре лекцияләре, – бар да курс программасына кертелгән.
Укуулар 2009 елның февралендә башлана.Дәвамлылыгы – 3 ай. Теплоход маршрутлары да кергән уку курсы 4 айга сузылачак. Курсларны тыңлап чыканнарга лицензия таныклыгы каралган. Курсларга язылу Казан, Кремль ур., 18нче йорт, КДУ, 2нче корпус, 1101нче ауд. адресы буйлап бара. Телефон: 231-52-05, КДУның эчке телефоны: 70-32.