Игътибар! БДИ узу көннәре билгеле булды
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Юстиция министрлыгы белән берлектә 2009 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханын уздыру көннәрен кабул итте. Агымдагы елда гомуми урта белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларына вакытыннан алда дәүләт (йомгаклау) аттестациясен узу мөмкинлеге бирелә.
• 21нче апрель (сишәмбе) – рус теле;
• 23нче апрель (пәнҗешәмбе) – математика;
• 25нче апрель (шимбә) – чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), әдәбият, физика;
• 27нче апрель (дүшәмбе) – информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, җәмгыять белеме;
• 29нчы апрель (чәршәмбе) - тарих, география, химия;
• 30нчы апрель (пәнҗешәмбе) – теге яки бу сәбәпләр аркасында аерым гомуми фәннәрдән БДИ тапшыра алмаганнар өчен.
Быелгы гомумбелем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм урта (тулы) гомуми белемне чит ил уку йортларында алучылар өчен БДИ узуга түбәндәге көннәр билгеләнгән:
• 26нчы май (сишәмбе) – информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология;
• 29нчы май (җомга) – рус теле;
• 1нче июнь (дүшәмбе) – география, әдәбият;
• 4нче июнь (пәнҗешәмбе) – математика;
• 8нче июнь (дүшәмбе) – чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре);
• 11нче июнь (пәнҗешәмбе) – җәмгыять белеме, химия;
• 15нче июнь (дүшәмбе) – тарих, физика;
• Билгеләнгән вакыт эчендә теге яки бу сәбәпләр аркасында гомуми фәннәрдән БДИ тапшыра алмаганнар өчен:
• 11нче июнь (пәнҗешәмбе) – рус теле;
• 15нче июнь (дүшәмбе) – математика;
• 18нче июнь (пәнҗешәмбе) – чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), җәмгыять белеме, биология, физика;
• 19нче июнь (җомга) – география, химия, әдәбият, тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ).
Алдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары, быел башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар һәм урта (тулы) гомуми белемне чит ил уку йортларында алучылар билгеләнгән вакытта БДИ тапшыра алмаган булса, алар өчен сынау:
• 7нче июль (сишәмбе) – рус теле, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ);
• 10нчы июль (җомга) – математика, әдәбият, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре);
• 13нче июль (дүшәмбе) – җәмгыять белеме, география, физика;
• 15нче июль (чәршәмбе) – биология, тарих;
• 17нче июль (җомга) – барлык гомумбелем фәннәрдән (теге яки бу сәбәпләр аркасында аерым предметлар буенча БДИ тапшыра алмаганнар өчен).
Россия Федерациясенең барлык субъектларында да Бердәм дәүләт имтиханы урындагы вакыт белән сәгать 10.00 башлана. Математика, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) кебек фәннәрдән БДИ дәвамлылыгы - 4 сәгать (240 минут), физика, тарих, җәмгыять белеме – 3,5 сәгать (210 минут), рус теле, биология, география, химиядән – 3 сәгать (180 минут), чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре) – 170 минут.
БДИ вакытында рөхсәт ителгән материаллар: физика – линейка һәм барлык арифметик гамәлләрне, квадрат тамыр һәм тригонометрик функцияләрне чишә торган (sin, cos, tg), программалау функциясе булмаган калькулятор, химия – программалау функциясе булмаган калькулятор, география – линейка һәм транспортир.