"Кечтүк" театраль мастер-класслары гаризалар кабул итә
3 Jan, 2025 Раил Гатауллин 0

6-10 гыйнвар көннәре дәвамында укучыларны театр дөньясына 5 көнлек мавыктыргыч сәяхәт көтә!
Бу көннәрдә балалар сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үтә, уен формасында кызыклы лекцияләр тыңлый, дикция, артикуляция буенча тренингларда катнаша алачак. Шулай ук Г.Камал театры артистлары белән сәхнә серләре белән уртаклашу һәм театрның эчке дөньясы, сәхнә артын үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге булачак.
Мастер-класслар көн саен 10:00-15:00 сәгатьтә узачак. Мастер класслар татар телендә үткәрелә.
Яшь чикләве: 7-12 яшь.
Үткәрү урыны: "Шәрык клубы“ (Татарстан,8) һәм Г.Камал театры.
Сәяхәткә язылу өчен сылтама: https://kamalteatr.ru/sharyk-club/kechtuk
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)200-12-37
