Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы старт ала

Татарстан Республикасында 2024 елның 8 ноябреннән мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана. Олимпиада республиканың гомуми белем бирү предметлары буенча алдан билгеләнгән 24 база мәйданчыгында үткәреләчәк.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, укучылар рус, инглиз телләре һәм математика буенча олимпиадаларда 4 нче сыйныфтан, ә куркынычсызлык һәм Ватанны яклау нигезләре буенча - 3 нче сыйныфтан катнаша алалар.
Олимпиаданың муниципаль этабы 20 декабрьдә тәмамланачак.
Мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабын үткәрү “Мәгариф” илкүләм проекты максатларына туры килә, мәктәп укучыларының талантларын үз-үзен тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
