Россия укучылары математика буенча ачык Бөтенкытай олимпиадасында катнашты
19 Jan, 2009 Сылу 0
Әйтергә кирәк, катнашып кына калмыйча, россиялеләр биредә җиңүләр дә яулаган. 5-12нче гыйнварда Сюнхай шәһәрендә (Хайнань провинциясе) узган әлеге ярышта Санкт-Петербург, Нежинск, Белгород, Оренбург һәм Пермьнән барлыгы 6 укучы катнашкан. Кытайдан алар 4 алтын һәм 2 көмеш медаль алып кайтканнар.
Соңгы еллар эчендә Кытай үстергән математика даһиларын санап чыгарга да авыр. Шуңа күрә әлеге җиңү безгә аеруча кыйммәтле. Ләкин олимпиада нәтиҗәләренә игътибар итсәң, Россия математика мәктәбе дә артта калырга җыенмавын аңлыйсың.
Хәзер көчлеләрдән саналган бу ике мәктәпкә Бремен шәһәрендә (Германия) очрашып, ярышырга туры киләчәк. 2009 елның июль аенда биредә математикадан халыкара олимпиада узачак.
Чыганак: window.edu.ru