belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда татар милли театрын өйрәнүгә багышланган проект тәкъдим ителәчәк

Казанда татар милли театрын өйрәнүгә багышланган проект тәкъдим ителәчәк

25 Oct, 2024 Раил Гатауллин 0
Казанда татар милли театрын өйрәнүгә багышланган проект тәкъдим ителәчәк
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

31 октябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы лекториенда «Текст киңлеге» проекты тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Gorizont films документалистика продюсерлык үзәге тарафыннан РФ Театр әһелләре берлеге ярдәмендә булдырылган проект татар милли театрын, аның композиторлык, режиссерлык һәм актерлык традицияләрен өйрәнүне максат итеп куя.

«Текст киңлеге» проекты Gorizont films документалистика продюсерлык үзәгенең видеоартлар сериясе һәм театраль композитор, музыкант, перформер Йосыф Бикчәнтәевнең text музыкаль альбомыннан гыйбарәт.

Проекттагы эшләрнең берсе – Г.Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗановка багышланган видеоарт. Әлеге картина театрның XX гасырның икенче яртысындагы татар театры эволюциясен ачкан архив кадрлары, Марсель Хәким улының милли театр рухын формалаштыру принциплары һәм алымнары нигезендә булдырылган.

Проектны тәкъдим итү кысаларында шулай ук Г.Камал театры актерларының видеоарт-портретлар сериясе күрсәтеләчәк. Интервью геройлары арасында Алсу Гайнуллина, Эльвир Сәлимов, Хәлимә Искәндәрова һәм Ләйсән Гатауллина бар.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Үткәрелү урыны: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы, лекторий. Адресы: Карл Маркс урамы, 57 йорт, 3 кат.

Керү ирекле.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.10.2024 - 12:34):https://belem.ru/node/9347