belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Telegram татарча» төркеме Android һәм iOS платформалары өчен татар теленә тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты

«Telegram татарча» төркеме Android һәм iOS платформалары өчен татар теленә тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты

3 Oct, 2024 Раил Гатауллин 0
«Telegram татарча» төркеме Android һәм iOS платформалары өчен татар теленә тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://t.me/tgtatar

«Telegram татарча» төркеме Android һәм iOS платформалары өчен татар теленә тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты. Август башында Android өчен татар теленә тәрҗемә дөнья күргә булса, бүгеннән алып iPhone'нарда да Telegram'ның сыйфатлы тәрҗемә ителгән татарча интерфейсын кулланып була.

Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә.

Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта TDesktop (компьютер) өчен тәрҗемә — 64%, macOS өчен 41% әзер. 

Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar

Фикерләшүләр: https://t.me/translation_tatar

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.10.2024 - 09:39):https://belem.ru/node/9325