belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Г. Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” түгәрәк өстәле үткәрелә

Г. Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” түгәрәк өстәле үткәрелә

18 Sep, 2024 Раил Гатауллин 0
Г. Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” түгәрәк өстәле үткәрелә
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Габдулла Тукай
Чыганак: 

https://g-tukay.tatmuseum.ru/

20 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Чара галим, әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевнең (1899-1972) тууына 125 ел тулуга багышлана.

Якуб Хәлил улы Агишев – татар әдәбияты галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Аның хезмәт юлы Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институты, Казан педагогия училищесы,  Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Казан театр училищесы белән бәйле. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 1947-1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951-1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

XX йөз башы татар әдәбияты классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай - патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948, 1954) һәм башка хезмәтләре бар. 1940-1950 елларда ул Г. Тукай иҗатын текстологик аспектта өйрәнә: Хәй Хисмәтуллн белән берлектә ике томлы “Г. Тукай. Академик басма”ның 1 томын (1943), дүрт томлы “Әсәрләр”ен (1955-1956) төзи, алардагы текстларга беренче мәртәбә шәрехләр яза. 

Түгәрәк өстәлдә әдәбият галимнәре, музей хезмәткәрләре катнаша.  Чарадан Г. Тукай әдәби музеенең VK төркемендә туры элемтә оештырылачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.09.2024 - 08:51):https://belem.ru/node/9310