Түбәнкамалыларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр
Татарстан Хөкүмәте Түбән Каманың 44нче һөнәри лицеен билгеләп үтте. Әлеге оешма сыйфат өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкәне өчен диплом белән бүләкләнде.
Лицей шәһәрнең төп предприятиеләре өчен белгечләр әзерли. Мисал өчен, узган елда гына да лицейны 307 кеше тәмамлаган, аларның барысы да “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенә эшкә урнашкан. 44нче һөнәри лицей нефть химиясе предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә шундый югары нәтиҗәләргә педагоглар ярдәмендә ирешә. 63 укытучының 13е югары квалификация категориясенә ия. Аларның тырышлыгы аркасында, лицей тәмамлаучыларга хезмәт базарында һәрчак ихтыяҗ бар, алар шәһәрнең төп предприятиеләрендә бик тиз үз урынын таба һәм эштә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Искәртеп узабыз, бу Түбән Камадагы 44нче һөнәри лицейның игътибарга лаеклы беренче генә җиңүе түгел. Узган ел ул инновацион белем бирү программаларын кертү буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды.
Чыганак: “Татар–информ”