Татарстан Республикасының 12,5 меңнән артык дәүләт эшлеклесе мәгълүмати технология өлкәсендә белемен арттырды
Татарстанның министрлык, ведомство һәм бюджет оешмаларыннан 12,5 меңнән артык дәүләт эшлеклесе мәгълүмати технологияләр өлкәсендә квалификацияләрен күтәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укулар Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге тарафыннан “Мәгълүмати коммуникация технологияләрен куллану өлкәсендә дәүләт эшлеклеләрен әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү” проекты кысаларында үткәрелде. Шулай итеп, проектны гамәлгә кую вакытында 23 министрлык һәм ведомстводан 680 кеше «Microsoft Office 2003» һәм «Microsoft Office 2007» курслары буенча укулар үтте.
2008 елның июнендә ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге «Центр» ҖЧҖ белән бергә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен автоматлаштырылган мәгълүмати системалар белән эшләү буенча өйрәтүче семинарлар үткәрде. Семинарда 60 тан артык кеше белемен арттырган.
Дәүләт заказын урнаштыру процессын оптимальләштерү өчен 2008 елның I кварталында электрон цифрлы язма технологиясен кулланып, “Электрон кибет” үзәк дәүләт сатып алуларының автоматлаштырылган системасы кертелгән иде. Дәүләт сатып алулары буенча автоматлаштырылган системада эшләргә 120 дәүләт һәм муниципаль эшлеклеләре өйрәнгән. Шулай ук узган елда 42 муниципаль берлек һәм министрлык, ведомство һәм башка оешмалардан 308 хезмәткәр электрон документ әйләнешенең ведомствоара системасы белән эшләү буенча өйрәтүче семинарларда катнашкан. Бүгенге көндә анда Татарстанның бөтен министрлык һәм ведомстволары тоташкан, көн саен системада 6 меңгә якын дәүләт эшлеклесе эшли.
Моннан тыш, Россиядә үткәрелә торган административ реформалар кысаларында Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән бергә “Административ реформа һәм дәүләт идарәсе проблемалары” һәм “Электрон Хөкүмәт” программалары буенча дәүләт эшлеклеләренең квалификациясен күтәрү курслары үткәрде. Ул вакытта 149 кеше белемен арттырды.
2008 елда шулай ук Татарстанда мәгълүмати-аналитик система белән кертелә торган ведомство карамагындагы бюджет оешмалары челтәре эшчәнлегенең мониторингы эшенә өйрәтү курслары үткәрелде. Курсларда мәгариф өлкәсеннән 5 меңнән артык хезмәткәр укыды, сәламәтлек саклау өлкәсеннән – 2,5 меңнән артык, мәдәният өлкәсеннән - 3 меңнән артык, шулай ук яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм өлкәсеннән 523 һәм хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә 162 белгеч белемнәрен арттырды.
Дәүләт эшлеклеләренә укуларда алган белемнәре заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, яңа шартларда эшләргә ярдәм итә.
Чыганак: «Татар-информ»