belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанның яшьләр сәясәте учреждениеләре проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алырга мөмкин

Казанның яшьләр сәясәте учреждениеләре проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алырга мөмкин

27 Aug, 2024 Раил Гатауллин 0
Казанның яшьләр сәясәте учреждениеләре проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алырга мөмкин
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru/

Сентябрьдә Татарстанда яшьләр сәясәте учреждениеләреннән грантлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак. Җиңүчеләр акчаларын социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтә алачак. Грант ярдәменең гомуми күләме 50 млн сум тәшкил итәчәк.

Конкурста яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, «Форпост» үзәкләре, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һәм башка муниципаль учреждениеләр катнаша ала. Проектлар дәүләт яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Гаризалар кабул итү октябрьнең икенче яртысында тәмамланачак. Конкурста катнашу тәртибе һәм кагыйдәләре белән сайтта танышырга мөмкин.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, грант ярышлары 2022 елдан бирле үткәрелә. 2024 елда 37 муниципаль берәмлектән 70 учреждение финанс ярдәме алды.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.09.2024 - 11:18):https://belem.ru/node/9287