«Педагогик Олимп – 2009» һәм «Трансформер-2009» проектлар көтә
2009 елның 15нче гыйнварыннан 14нче февраленә кадәр «Трансформер-2009» конкурсының I этабына һәм «Педагогик Олимп – 2009»ның II этабына эшләр кабул итү барачак. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге чаралар Татарстан Республикасы системасына югары квалификацияле, конкурент булырдай кадрлар әзерләү максатыннан үткәрелә.
«Педагогик Олимп – 2009» бәйгесендә белем бирү, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлегендәге аерым казанышлары өчен премияләр алу өчен гомумбелем бирү оешмаларының педагогик сыйныфларында (төркемнәрендә) укучылар, педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары, яшь мөгаллимнәр катнаша ала.
«Трансформер-2009» бәйгесенә исә үз проект эшләрен яшь һәм булачак педагоглар тәкъдим итәчәк.
Җибәрелгән эшләргә бәя бирү агымдагы елның 16нчы февралендә башланырга тиеш. Шуңа күрә эшләрне иң соңы 14нче февральгә кадәр юлларга кирәк